“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

4- нче июль 2018 ел, пяҗешәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә уздырды.

Чараның максаты: бәйрәм кәефен күтәрү, үз көчләренә ышаныч тудыру, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булдыру һәм Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт,  тугрылык бәйрәмен пропагандалау иде.

Катнашучылар ирекле, иркен шартларда, үзләренең җылы хисләрен якыннарына төрле музыкаль жанр иҗаты аша белдерделәр. Уеннарда, биюләрдә катнаштылар һәм гаилә турында шигырьләр сөйләделәр. Көлдергеч, дәртле һәм лирик җырлар җырлаганда аларга ике гармунчы уйнап, үзләре дә кушылып рәхәтләнеп җырладылар.

Чарада 27 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International