4 июль 2018 ел, чәршәмбе
Шәхси гигена – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту гигиена бүлегенең берсе. Ә сәламәт тәндә – сәламәт рух! Тәрбиячеләр гигиена белемнәрен һәм гадәтләрен тәрбияләү максаты белән шулай ук дип аталган әңгәмә үткәрделәр. Бу эш ике – теоретик һәм практик өлештән тора. Беренче булектә тәрбияче тән, йокы һәм эш, өске кием һәм аяк киеме, дөрес ашау гигиенасы турында сөйләде.
Ә икенче бүлектә кызлар һәм малайлар практик эш эшләделәр. Беренчесендә гигиена белемнәре алдылар, ә икенчесендә – мөстәкыль тәҗрибә.
2018 елның 4 июлендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә 15 кыз һәм малай гигиена турында белемнәрен арттырдылар һәм йомгаклауда үз нәтиҗәсенә сөенделәр.
Киләчәктә дә без шулай ук балаларны мөстәкыйль булырга өйрәтә торган чаралар үткәрербез.