Каен себеркесе белән чабыну- буын һәм мускулларны ныгыту өчен бик яхшы чара. Каен тирене яхшырта, организмны тынычландыра.
Шушуы көннәрдә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында каен себеркесе җыюны оештырдылар.Кояшлы, коры көнне картлар йортында яшәүчеләр һәм сотрудниклар якындагы урманга киттеләр. Бу сәфәр файдалы һәм культуралы ял да булды.