Район китапханәсе хезмәткәрләре “Шатлык” приютында тәрбияләнүче,өлкән төркем балаларын экскурсиягә чакырдылар. Алар балаларны су асты дөньясы белән таныштырдылар. Шуңа багышлап фильм күрсәттеләр, викторина уздырдылар. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Ахырдан Һәр бала пластилиннан су асты җәнлекләре ясадылар.
Экскурсия балаларда бары тик уңай тәэсир калдырды. Анан китәселәредә килмәде.
Мондый экскурсияләр нәтиҗәсендә балаларның танып –белу, иҗади, эмоциональ сәләте арта, әйләнә- тирәне танып белү сәләте киңәя.
Автор: тәрбияче Лейсән Галимҗанова.