Бөек шәхес Мамадыш районы "Забота" үзәге

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Талантлы һәм билгеле шәхесләр  турында күбрәк белү һәрчак  кызыклы.  Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт  автоном учреждениясе халыкка комплеслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Забота” социаль терләкләндерү бүлегендә Л.Н.Толстойның тормышы турында фильм караганда  моның әһәмиятлелеге сизелде. Лев Николаевич крепостнойларга хөриәт белән караган, тормышны аңларга тырышкан, Европа буйлап йөргәндә төрле халыкларның мәдәни - гореф гадәтләре белән танышкан, нәрсә күргән  барысын да язып барырга тырышкан, соңыннан әһәмиятле  моментларны үзенең иҗатында чагылдырган. Дискуссия вакытында һәркем үзенең фикерен белдерде. Бу мероприятиенең максаты- ятимлектә үсүенә һәм тормыш авырлыкларына карамастан шәхеснең ничек итеп үзенең белемен күтәрүе һәм зур уңышларга ирешүе турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International