22 июнь – Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышта һәлак булган геройларны искә алу көне.
1941 елның 22 июнендә безнең җиргә кешелек тарихында иң рәхимсез һәм канкойгыч сугыш килде. Аны бу елларның барлык кыенлыкларын һәм кайгыларын кичергән кешеләрнең истәлекләреннән сызып ташларга ярамый.
2018 елның 22 июнендэ «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреңдениесе социаль педагоглары һәм максатчан төркем балигъ булмаганнары хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты. Катнашуның максаты: балаларда патриотизм, үз илебез, үз шәһәребез өчен горурлык тәрбияләү; өлкән буынга, сугыш һәйкәлләренә хөрмәтле караш тәрбияләү.