Менделеев муниципаль районының " Берег надежды"" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 нче елына әзерләнү буенча "Туган якның тарихы" исемле күргәзмә оештырылды.
Чараның максаты: туган якның тарихын һәм халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу, кызыксынуны арттыру.
Күргәзмә оештыру өчен өлкән яшьтәге гражданнар ТАССР чорыннан сакланган истәлекле китапларны, гәҗитләрне, рәсемнәрне, сүрәтләрне тапшырдылар.
Күргәзмәне караучылар аңа югары бәя бирделәр һәм күпчелеге экспонатлар фонында фотога төштеләр.