Гаиләдә гармониягә ничек ирешергә

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегендә Рспублика наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында " Начар гадәтләргә бәйле кешеләрнең гаиләләренә арт-терапия" программасы эшли башлады. (программаның авторы Т.И.Палачева)

Бу программа гаиләләрендә алкоголь һәм наркотикларга бәйле гаилә членнарына карата башкаларның үз-үзләрен дөрес тотуларына арт-терапия чаралары белән ирешүгә юнәлдерелгән.

Программаның максаты-алкоголь һәм наркотикларга бәйлелек чире белән авыручылар булган гаиләләрдә шәхесара мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешү.

Әлеге программаның төп катнашучылары гаиләләрендә конфликтар еш булып торучы 10-14 яшьлек яшүсмерләр. Беренче дәрестә балалар әти-әниләре белән берлектә психогимнастик күнегүләр эшләделәр. Диагностика максатыннан балалар "Булмаган хайваннар" тестын эшләделәр ә  әти-әниләр " Сез һәм сезнең балагыз" дип аталган анкета сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук әти-әниләр " Балалар һәм яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре" дип аталган лекция тыңладылар.

Чара җылы, дустанә шартларда узды. Балалар һәм ата-аналар актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International