“Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Балачак иле” дип исемләнгән уен программасы

2018 елның 15 июне, җомга
Программаның максаты: психик һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәлен яхшырту, спорт һәм уеннар аша балаларга аралашу мөһите тудыру; аларда үз-үзләренә ышаныч һәм өмет тудыру, ялгызлык һаләтеннән коткару. Чара башында балаларга кунакка әкияти курчаклар килде һәм аларны урамга уйнарга чакырдылар. Әкият геройлары белән берлектә балалар туплы уеннар уйнадылар, күңел ачтылар, үзләренең кичерешләрен асфальтка рәсем итеп ясадылар. Балалар үзләрендә ышаныч тоеп, чын күңелдән сөенделәр, әкият дөньясына сәяхәт иттеләр, үзләренең ялгыз түгеллекләренә ышандылар. Уеннар балаларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International