Алабуга районнында күп балалалы гаиләләрдә автоном янгын турында кисәтү җайланмасы урнаштыру акциясе үтә

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча 75 ФГКУ 15 ОФПС Алабуга районы янгыннан коткару бүлегенең инспекторлары белән берлектә күп балалы гаиләләргә автоном янгын турында кисәтү җайланмасы урнаштыру эшен алып бара. Бүгенге көндә бу җайланма янгыннарда кешеләр үлемен кисәтүнең иң яхшы чараларыннан берсе булып тора. Бүгенге көндә бу җайланманы урнаштыру программасына 4 һәм 4 тән артык балалы 79 гаилә кертелгән. Гаиләләргә чыкканда башкарылган эшләр турында акт төзелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж уздырыла, янгын килеп чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеге аңлытылган буклатлар таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International