Балалар бәйрәме

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Җәй - балалар өчен зур бәйрәм. Бу чорда балалар өчен күп  кенә күңел ачу чаралары оештырыла: шәһәр паркларында фильмнар күрсәтәләр, конкурслар, фестивальләр оештыралар. Һәркайда музыка уйный, балалар көлүе ишетелә, бүләкләр тапшыралар.

10.06.2018көнне Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан балаларга зур бәйрәм оештырылды. Анда «Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе белгечләре һәм максатчан төркем балалары да катнашты.

Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International