Бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләрнең кәефе иртәдән үк күтәренке иде, чөнки биредә мәдәни күңел ачу чарасын оештыручы Лилия Лукина Кече Сабантуй бәйрәме оештырды.
Бәйрәмдә чүлмәк вату, катыктан акча эзләү кебек татар халкының милли уеннары һәм аркан тарту ярышлары үткәрелде. Һәрбер уен биредә яшәүчеләрнең көтеп алган кунаклары – яшь волонтерларның дәртле биюләре, матур җырлары белән үрелеп барды. Интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова интернат тормышында актив катнашкан социаль хезмәт алучыларга рәхмәт белдереп, акчалата бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмдә барысы да актив катнашып бүләкләр алдылар, ә сәламәтлекләре буенча уенда катнаша алмаучылар җанатарлар буларак тәм-томнар белән сыйландылар.