«Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда Россия көнен билгеләп үттеләр.

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

   Безнең интернатта төрле милләт кешеләре дус, тату яшиләр.Бу көнне алар шушы зур бәйрәмне билгеләп үтәргә бердәм булып җыелдылар.

   Хезмәт терапиясе кабинетында  модульле оригами техникасы буенча Россия флагын әзерләү буенча эш кайнады.

  Россия көне алдыннан «Алтын яшь» иреклелэр отряды активистлары интернат залын бизәделәр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары әзерләде.

  Менә шулай бергәләп, зур hәм дус команда булып үзләренә, интернатта яшәүче куршеләренә «Игелекле Россия» дигән исем астында бәйрәм үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International