«Сабантуй» бәйрәме уңаеннан мастер класс.

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

14 нче июнь 2018 нче ел, пәнжешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен сәйлән техникасы кулланып, беләзек  ясау  буенча мастер – класс үткәрде.

    Чараның максаты:   конкурста катнашучылар өчен бәйрәм бүләкләре әзерләү һәм  бәйрәм кәефе булдыру иде.

    Белгеч  социаль хезмәт алучыларга “Сабантуй” бәйрәменең  тарихы,  аның ТАССР елларында һәм безнең заманда үткәрелүе турында сөйләде. Чара барышында сәйлән техникасының барлыкка килү тарихын һәм  беләзек ясау барышын аңлатты һәм күрсәтте. Чарада катнашучылар иҗади эшчәнлек белән мавыгып, җылы атмосферада үз куллары белән беләзек ясадылар.

    Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, уңай эмоцияләр алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара үткәргәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

     Чарада 13 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International