“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әкияти урман” дип исемләнгән чара үтте

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

14 июнь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Әкияти урман” дип исемләнгән чара үтте. Чараның максаты урманга, кыргый хайваннарга сак караш тәрбияләү, коммуникацияне үстерү.

Көндезге бүлек тәрбиячеләре  балар белән “Серле урманга” сәяхәткә чыктылар. Һәр тукталышта аларны әкият геройлары каршы алды. Әкият геройлары балаларга күңелле уеннар әзерләделәр. Чара ахырында бөтенесе бергә югалган Мишутканы таптылар.Балалар башта әкият геройларын үзләре ясап, соңыннан төрле станөияләрдә катнаштылар. Чарадан барысы дп уңай тәэсирләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International