Начар гадәтләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру кысаларында «Возрождение» реабилитация үзәгендә «Тәмәке тарту яки сәламәтлек» дигән акция узды.
Акциянең максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм яшүсмерләрнең тәмәке тартуның организмга зыяны турында белемнәрен киңәйтү, вакытларын иминле һәм кызыклы үткәрү ысуллары белән таныштыру.
Балаларга тартуның заяны турында сөйләү өчен табиб Айболит килде. Презентация вакытында балалар бер тамчы никотиннан хайваннар үлүе турында белделәр, тәмәке тарткан вакытта кеше организмы ничек үзгәрүен күрделәр, алар янында тәмәке тартсалар яки тәмәке тәкъдим итсәләр үзләрен ничек тотарга өйрәнделәр, аннары күңелле һәм хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Акция ахырында барысы бергә үз куллары белән «Зыян тәмәке» дигән күмәк плакат ясадылар.
Мондый төрдәге чаралар баларның үзләренә хөрмәт, ышаныч, абруй хисләре тәрбияли, чөнки сәламәт яшәү рәвеше кешеләрне ирекле һәм азат ясый, бу бикрәк тә сәламәтлере чикле балалар өчен бик мөһим.
Альбина Иркәгалиева, тәрбияче