день России

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

 

2018 елның 12 июнендә  Алексеевскийның  «Забота» приюты тәрбияләнүчеләре тәрбияче Егоров В.Е. белән«Дорожник» паркында  Россия көненә багышланган чарада катнаштылар. Бәйрәм итү Россия гимнын яңгыратып  тантана башланды. Бөек илне аның гореф-гадәтләре, тарихы, халыклары, аның җиңүләре белән хөрмәтләделәр.  Күп кенә котлаулар Туган ил, Ватан турында  яңгырады.  Район халкын  Алексеевский муниципаль районының  Башлыгы С.А. Демидов котлады.

         Тәрбияләнүчеләр  берничә конкурста катнаштылар, илебезнең тарихына кагылышлы  сорауларга җавап бирделәр. Балалар  бәйрәмгә сокландылар һәм канәгать калдылар.

         Мондый чаралар балаларда  үзләренең иле өчен горурлану хисе тәрбияләргә булыша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International