Дус-тату булсак, Ватан да нык булачак.

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Илебезнең иң мөһим көнендә, 12 июнь көнне, «Гнездышко» приютында балалар өчен Россия көненә багышланган спорт чара оештырылды. Патриотик рух һәм Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү тантаналы рәвештә байрак кертүдән, гимнны яңгыратудан һәм матур шигырьләр укудан башланды. Чараның һәр биреме баланың көчен, тизлеген һәм чыдамлылыкларын гын түгел, хәтта максатларга ирешү теләген дә үстерде.

Өлкән яшьтәге балаларның оештыру сәләтләре ачылды. Алар алып баручылар һәм командаларның капитаннары булдылар.

Ярыш бик оештырылган һәм күңелле килеп чыкты. Һәр катнашучы җиңүне яулап алырга тырышты. Капитаннар исә үз командаларына көч биреп тордылар. Чара  «Мин, син, ул» җыры һәм гомуми хоровод белән тәмамлады. Ярышта катнашучыларның һәрберсе мактаулы грамоталарга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International