Бүген, 6 июнь көнне «Гнездышко» приюты балалары Яшел Үзән шәһәренең «Тынычлык» мәчетенә чакырылды.
Экскурсиянең максаты: ислам дине турында элементар белемнәрне ныгыту, мәдәниятенә кызыксыну уяту, исламда кабул ителгән кагыйдәләр һәм тәртипләр турында хәбәрдарлыкны үстерү.
Мәчеттә безне мәчетнең Имам - хатыйбы Абдульхаким хәзрәт каршы алды. Ул балаларны ирләр залына уздырды, зур келәмгә утырттып, мәчет турында, мәчетнең архитектур үзенчәлекләре турында сөйләде. Абдульхаким хәзрәт балаларга изге Коръән китабын күрсәтте, гарәп сүзләре уңнан сулга укылганын әйтте. Һәм башка бик күп мөһим фактларны искә төшерде.
Викторина үткәрелде, балалар бик җитез сорауларга җавап бирделәр.
Чара ахырында һәр балага сәдака буларак тәмле әйберләр бирелде.
Мондый бәйрәм оештыручыларга балаларга карата җылы мөнәсәбәт һәм игътибар өчен бик зур рәхмәт.