Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Бер гади әкият” дип исемләнгән уен программасы.

2018 елның 11 июне, дүшәмбе
Уенның максаты: әйләнә – тирә дөнья белән таныштыру (урман җәнлекләре), таныш әкиятне игътибар белән тыңларга, әкият геройларын сәхнәләштергәндә катнашу, хәтерне, фикерләүне, күзауллауны үстерү, рус халык әкиятләренә мәхәббәт, дуслык хисләрен тәрбияләү. Уен программасында әкият малайларны һәм кызларны үзенең сихри дөньясына чакыра. Уен барышында балалар “Теремкәй” станциясендә тукталыш ясый. Анда аларны төрле кызыклы биремнәр, әкият геройлары турында табышмаклар, җитезлекне, тизлекне сыный торган уеннар көтә. Әкият дөньясына сәяхәт иткәннән соң балалар баллы күчтәнәч белән бүләкләнде. Балалар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International