Тантана 09.06.2018г. шәһәр мәдәният сараенда үтте. Залда Нурлат районы социаль хезмәткәрләре җыелды. Барлык катнашучыларны да Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Салимович Ахметшин һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде. Альфия Салиховна Галаутдинова районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Оксана Геннадиевна Терентьева социаль яклау бүлеге начальнигы, “Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты” директоры Евгений Кузьмич Савинов котлау сүзләре белән чыктылар.
“Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе” мактау грамотасы белән тубәндәге “Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты” хезмәткәрләре тәбрикләнде: Кротова Римма Владимировна - шәфкать туташы; Халитова Гэльсиня Фаридовна - пешекче; Порфирьева Нина Анатольевна – склад мөдире, “Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты” рәхмәт хаты белән түбәндәге хезмәткәрләр тәбрикләнде: Калыгина Елена Михайловна – официант, Краснова Наталия Юрьевна – киемнәр юу һәм ремонтлау буенча машинист, Эльвира Юносовна – олыларны караучы.
Нурлат шәһәре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы барлык социаль хезмәткәрләр өчен бик зур бүләк булды.Тантанада район телевидениеседә катнашты.