Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында “Тәмәкене конфетка алыштырабыз” чарасы уздырды.
Балалар белән берлектә белгечләр шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр: тәмәкене конфетка алыштырдылар. Бу өндәүгә кешеләрнең реакциясе төрлечә булды. Кемдер риза булып, кулындагы тәмәкесен белгечләргә тапшырды, ә кемдер мондый теләк белдермәде. Шунысы куанычлы: бик күп кеше үзләренең сәламәт яшәү рәвеше алып баруы турында белдерде. Бу акциядә 7 бала катнашты.