9 июнь 2018 ел, шимбә
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре шәһәр китапханәсенең 5 енче номерлы филиалында булдылар. Чараның максаты: балаларда гореф – гадәтләрне саклау, Россиянең символларын өйрәнү, Ватан төшенчәсе турында белемнәрен ныгыту, флагтагы төсләрнең нәрсә белдерүен аңлату.
Балаларга Россия көне - ирек, тынычлык, игелеклелек бәйрәме икәнен аңлаттылар. Ни өчен флаг 3 төстән тора һәм ул төсләр нәрсәне аңлата. Ак- каен, зәңгәр – күк, кызыл – кояшлы таң.
Чарада 11 бала катнашты. Алар Россия турында файдалы мәгълүмат алдылар.