Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган чарада нокта белән ясау технологиясе буенча мастер класс

2018 елның 9 июне, шимбә

  9 нчы июнь 2018 нче ел, шимбә

    Казан шәһәрендә укыту – методик үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәткәрләр  көненә багышланган чарада нокта белән ясау технологиясе буенча мастер класс үткәрде.

    Мастер-классның максаты: гадәти  булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштыру,  эстетик  зәвык формалаштыру һәм кулларның эшчәнлеген арттыру иде.

    Мастер - класста катнашучылар нокталап рәсем ясауның нигезләре, материалллар  һәм  эшләү принциплары белән таныштылар. Һәр катнашучыга, нокталы рәсем техникасын кулланып, китап өчен кыстыргычлар ясау  тәкъдим ителде. Чарада 15 кеше катнашты.

   Чара барышында катнашучыларның иҗади эшчәнлеге җылы һәм  тыныч  атмосферада узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International