Зәй муниципаль районында, өлкән яшьтәге социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау максаты белән, ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның өйләренә чыгып тормыш шартларын тикшерә башладылар.
70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 726 кешенең өйләрендә йөреп чыгу күздә тотыла.
Урыннарга чыгу график нигезендә алып барыла. Авыл җирлекләрендә бу эш җирлек башлыклары белән бергә уздырылса, ә шәһәрдә исә участок методын саклап башкарыла.
Эш барышында хезмәткәрләр тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү шартлары турында актлар төзелеп, ярдәмгә мохтаҗлык тикшерелә. Шулай ук өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан башкарылучы хезмәтләр турында халыкка аңлату алып барыла, бу хезмәтләргә мохтаҗ гражданнар барлана.