Туган як музеена экскурсия, Алексеевский муниципаль районында «Забота» приюты

2018 елның 8 июне, җомга

2018 елның 7 июнендә «Забота» приюты тәрбияләнүчеләре  тәрбияче Якупова В.Т һәм психолог Конова Н.Е. белән  Абрамов исемендәге туган як музеенда булдылар. Музейда төрле  экспозицияләр буенча  үзенең  кызыклы  хикәясе белән  Осянин Владислав Александр улы каршы алды. Тәрбияләнүчеләр  музей буенча сәяхәт кылганда рус өенең матур җиһазларын, милли киемнәр, элек кешеләр кулланган  акча төрләрен күрделәр. Музейның һәрбер залында балаларны туган як турында  кызыклы фактлар, танылган якташларның иҗаты һәм тормыш юлы көтте. Яңа экспозиция- художник Феоктистова Евгения һәм улы Александрның иҗатыаерым урын алып тора. Экскурсия балаларга бик ошады, алар күптөрле сораулар бирделәр, фотога төштеләр, соңыннан календарьлар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International