70 яшь һәм аннан олырак ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның яшәү шартларын барлау максатыннан оештырылган өйләр буйлап йөрүне башлады.

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Тукай районы «Шәфкатъ» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган 70 яшь һәм аннан олырак ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның яшәү шартларын барлау максатыннан оештырылган өйләр буйлап йөрүне башлады.

6,7 июнь көнне Калмия һәм Теләнче-Тамак авылы социаль хезмәткәрләре Зарифуллина Г.Г, Зайнуллина Ф.Н. һәм Миннебаева Э.Н.       ТРның “Янгын сүндерү сагы” хезмәткәрләре белән берлектә үз авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәрдә булдылар.

Йөрү барышында акт төзелде һәм өлкәннәр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International