Туган як көйләре. КЦСОН Менделеев

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» социаль – тернәкләндерү булекчәсе  хезмәткәрләре  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

Экскурсияненң максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның экскурсияләр аша мәдәни һәм рухи дөньяларын баету.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, Менделеев шәһәрендә туып үскән  рәссам Симонова (Захарова) Марина Сергей кызының «Туган як көйләре» дип аталган күргәзмәсендә булдылар.

Тәкъдим ителгән күргәзмәдәге рәсемнәрдә авторның Ватанга, туганнарына, яраткан табигатенә, туган шәһәре Менделеевка булган мәхәббәте чагылыш тапкан.

Ветераннар кызыксынып күргәзмәдәге рәсемнәрне карадылар, натюрмортлар белән таныштылар һәм экспозицияләрнең төрле техникада иҗат ителешен лаеклы бәяләделәр.

Музейларга бару – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бик мөһим мәдәни тернәкләндерү. Кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсияләр реабилитантларга булган белемнәрен кинәйтергә мөмкинлек бирә, яңа танышлар белән аралаштыра, уңай эмоцияләр алып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International