“Ни гүзәл, бу әкиятләр!”

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Һәр елны 6 июнь көнне Рәсәйдә рус теле Көне, ягъни Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу көн безнең өчен бик мөһим булып санала. Чөнки нәкъ шушы көнне яраткан рус язучысы - Александр Сергеевич Пушкин туган. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне, барлык милләт, дин вәкилләрен берләштереп, яратылып укыла, һәм дистәләрчә чит телләргә дә тәрҗемә ителә. Бу көнне әлеге бөек язучы вә шагыйрьнең иҗатына, әдәбияткә, рус теленә багышланган бик күп кенә мәдәни чаралар үткәрелә.

Яшел Үзән психоневрологик интернатының тәрбиячеләре дә әлеге көнне игътибарсыз калдырмыйча, “Ни гүзәл, бу әкиятләр!” исемле әдәби викторина-ярыш уздырды.

Чараның башында Екатерина Васильченко Һәм Гүзәл Кройтор шагыйрьнең тәрҗемәи-хәле һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннан соң чарада катнашучылар ярышта актив катнашып, укылган өзек буенча әкиятләрнең исемнәрен әйтеп бирде, кайвакыт, хәтта, үзләре дә яттан шигъри юлларны дәвам итә белде. Әлеге чара күтәренке кәеф рухта үтте. Балалар исә, актив һәм бик теләп катнашып, үзләренә яхшы кәеф өстәп, бик шат калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International