“
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат –йортында , социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен, реабилитация эшләре буенча,сәламәтлек саклау өчен төрле методикалар һәм технологиялар кулланыла. Психолог Салихова Л.З Арт-терапия буенча чираттагы шөгылен үткәрде.Төп тема”Безнең бәхет вак-төякләрдән тора”,”Курчак терапиясы” технологиясе буенча үткәрелде
Шөгылнең максаты: өлкәннәрнең тормыш дәрәҗәсен, психологик иминлеген, эмоциональ торышын яхшырту , конфликтлы ситуацияләрдән “Курчак терапиясе “ ярдәмендә чыгарга өйрәтү .
Психолог Салихова Л.З. үзенең эшендә җептән ясалган курчаклар кулланды.Сораулар,балачак истәлекләре аркылы бәхет төшенчәсен ачыкладылар.Бәхетне һәркем үзенчә аңлый булып чыкты.Мария Третьякова өчен бәхет ул- ландыш чәчәген иснәү, кояшны күрү. Кузалбаев Галимҗан исә- чыклы үләндә йөрү,туганнарын күрү, дусты белән аралашуны бәхеткә саный.Соңыннан бергәләп нәтиҗә ясадылар: бәхет тормышның вак-төякләреннән тора икән,һәркем үз бәхетенең кадерен белергә тиеш.