“Таган аттракционнары”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

2018 нче елның 5нче июнендә балалар яклау Көне бәйрәме кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Вахрушева Марина тарафыннан балигъ булмаганнарның  каникул вакытында файдалы ялын оештыру максатыннан  социаль ярдәмдә торган 3-10 яшьтәге 25 бала арасында “Таган аттракционнары” хәйриясе уздырылды.

         Ике сәгать дәвамында балалар бушлай төрле аттракционнарда атындылар: “Самолетлар”, “Драконнар”, “Бәйрәм”, “Автодромнар” һ.б. Бигрәк тә балаларга “Күзәтү боҗрасы” ошады. Биеклектән алар үзләренең  туган шәһәрен күзәттеләр. Ахырда балалар күмәк рәвештә “Күңелле башмак” поездында парк территориясе буенча сәяхәт иттеләр.

           Балалар күтәренке кәеф һәм энергия алдылар. Үз хисләрен шатлык белән күрсәттеләр,  аттракционнарда кабат һәм кабат атынырга сорадылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International