«Ура! Бездә каникуллар!”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау Көнен бәйрәм итү  кысаларында, балигъ булмаганнарның каникул вакытында ялларын оештыру максатыннан, 4 нче номерлы социаль участокта территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Рузилә Каюмова белән берлектә социаль эш буенча белгеч Римма Борисова һәм клуб педагогы Ирина Коновалова тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган 33 бала арасында «Ура! Бездә каникуллар!” исемле бәйрәм чарасы  үткәрделәр.

Балачак күпләр өчен мәңгегә иң бәхетле һәм кайгысыз вакыт булып кала. Бәйрәмгә килгән балалар Кызыклы Бегемот һәм аниматорлар тарафыннан уздырылган ярышларда бик теләп һәм азарт белән катнаштылар.

             Балалар яхшы кәеф һәм уңай кичерешләр белән таралыштылар, чөнки аларны алда тансык  каникуллар көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International