“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мин гигиена турында нәрсә беләм?” викторинасы үтте

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

30 май 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Исхакова Татьяна һәм Самойловой Гөлчәчәк “Мин гигиена турында нәрсә беләм?” дигән викторина үткәрделәр.

Викторинаның максаты балаларны үзләренең сәламәтлеге артыннан күзәтергә өйрәтү, шәһси гигиена кагыйдәләрен сакларга, сәламәт яшәү рәвешен тотарга, балаларга тышкы чисталык кына мөһим түгел, ә эчке органнарны да чисталыкта һәм тәртиптә тотарга кирәклеген аңлату.

Викторина башында балалар сорауларга җавап бирделәр, “Зарарлы – файдалы” уенын уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, сәламәтлек турында шигырьләр укыдылар. Дәрес ахырында балалар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә сүз бирделәр.

Бу викторинада мөмкинлекләре чикләнгән 28 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International