«Апрель» специалистларының бер команда булып эшләве.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Кәр пәнҗешәмбе “Апрель” үзәгендә специалистларның җыелышы була. Анда алар реабилитация үтүче балаларның план – программалары, баланың динамикасы, алда куелган бурычлар турында фикер алышалар.

Специалистларның команда белән эшләве тернәкләндерүнең төп шарты. Балага һәм гаиләгә нинди ярдәм кирәклегеннән чыгып бала белән эшләүче специалистлар командасы һәм җаваплы специалист билгеләнә.

Тернәкләндерү курсы үтү дәверендә бу специалистлар  үзгәрергә  мөмкин. Шулай команда белән эшлэү балага максималь туры килерлек план программа төзергә һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International