«Тумышыбыз белән каян без». «Веста» Үзәге.

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча «Гражданин булырга бурычлы» дәресләр циклы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Анастасия Ильина 5 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 14 бала өчен «Тумышыбыз белән каян без» дип аталган интерактив дәрес үткәрде. Максат: балаларда туган шәһәрләре, аның истәлекле урыннары турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, кече ватанга карата булган кызыксынуны һәм мәхәббәтне формалаштыру.

Дәрес балаларга сораулар бирү белән башланды: «үзеңнең тамырларың», «без барыбыз да балачактан» төшенчәләрен алар ничек аңлыйлар икән. «Безнең исемнәр» уеныда балалар үз исемнәрен әйттеләр, исемнең килеп чыгышын, нәрсә аңлатуын  сөйләделәр, бу исемне  кем сайлавын да әйтеп үттеләр. «Фамилия» уены катнашучыларда зур кызыксыну уятты, монда балалар үз фамилияләренең тарихын сөйләргә тиеш иделәр. Бу биремне күпчелек балалар башкара алмадылар, шуңа күрә өй эше итеп бирелде. Аннары балалар игътибарына Түбән Кама шәһәре турында видеоролик тәкъдим ителде. Күргәннәрне хәтердә ныгыту өчен «Минем шәһәр» дип аталган викторина үткәрелде. «Инә һәм җеп» уены балаларга ял итәргә һәм чын күңелдән күңел ачарга мөмкинчелек бирде.

«Кызыклы-файдалы» йомгаклау өлешендә балалар үз шәһәрләре турында  нинди яңа әйберләр белүләрен һәм бу дәрестә барыннан да күбрәк нәрсә ошавын сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International