Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 29 май көнне өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегенә 2017нче елны эшкә урнашкан социаль хезмәткәрләр эш урыннарына туры килгәнлеккә аттестация үттеләр. Аттестация барышында үз эшләрен профессиональ дәрәҗәдә башкару, сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтү исәптә тотылды. Комиссиядә булган әгьзалар тарафыннан тэкьдимнәр бирелде.
Нәтиҗәдә, эш урыннарына барлык социаль хезмәткәрләр дә туры килә дигән карар чыгарылды.