Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, «Гнездышко» приютында кызыклы чаралар, популяр очрашулар, викториналар, кичәләр, чыгышлар һәм конкурслар оештырыла. Бу чараларның төп максаты – балаларда патриотик сыйфатларны үстерү, герой пионерларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте белән таныштыру.
Китапханә хезмәткәре “Гнездышко” приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дәресен уздырдылар. Балалар патриотик темага карата китаплар белән таныштылар, балаларның сугыш елларындагы тормышлары турында белделәр, кечкенә геройларның Ватан өчен бөек батырлыклары белән сокландылар.
Әлеге чаралар безнең балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен уятырга булыша һәм шәфкатьлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.