Гаилә көненә багышланган иҗади бәйрәм

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

14 май көнендә «Гнездышко» приютында  Гаилә көненә багышланган иҗади бәйрәм узды.

Чараның максаты: гаилә иҗатын, гаилә һәм приютның хезмәттәшлеген, балаларда әти-әниләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләрен үстерү.

Бәйрәмдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Балалар үз гаиләләре турында, гаиләнең  традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, әти-әниләре белән берлектә «Гаилә ул – ил терәге! Гаилә ул – гомер чишмәсе!”  дигән стенд рәсмиләштерделәр. Балалар әти-әниләренә багышлап, шигырьләр укыдылар, рәсем ясадылар.

Шуннан иҗади остаханәдә әниләр кәгазьдән чәчәкләр ясау технологиясе белән таныштылар һәм балалар белән берлектә панно ясадылар.

Бәйрәм ахырында балалар  әти-әниләренә үз куллары белән башкарылган открыткалар бүләк иттеләр.

Бәйрәм бик күңелле узды. Ә балаларның күңелендә иң мөһим фикер урнашты: бәхет ул – нык, тату, ышанычлы гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International