“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар янына кунакка КФУ дан студентлар килде һәм күләмле ябыштыру буенча мастер – класс үткәрделәр.Бу чараның максаты балаларның иҗади сәләтләрен ачу, констркуторлык белемнәрен үстерү, кул – бармак моторикаларын ныгыту.
Балалар студентлар белән берлектә “Күбәләк” һәм Җир җиләге” ясадылар.
Мастер – класста барлыгы 14 кеше катнашты, бу - мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре. Чара ахырында балалар баллы күчтәнәчтән авыз иттеләр.