Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә «Тарихи хәтер» проектын тормышка ашыру

2018 елның 22 мае, сишәмбе

   Сугыш елларында “Хәбәрсез югалган” дигән шомлы хатлар бик күпләргә килде. Алар миллионлаган иде... Илне саклаучылар язмышы бик күп вакытлар буе билгесез булып кала бирде. Бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар саны бихисап күп. Әмма автоматлаштырылган техник мөмкинлекләр арту сәбәпле, югалучылар язмышын ачыклау ысуллары киңәя. Бу өлкәдә кирәкле һәм файдалы эшне махсус эзләү отрядлары башкара. Бүгенге көндә тарихи архивларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге артты. Әмма, күпчелек очракта, кешеләр югалган туганнарын эзләп табу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Бу очракта халыкка волонтерлар ярдәмгә килә. “Тарихи хәтер” проектын тормышка ашыру максатыннан, Ватан тарихына кызыксыну уяту йөзеннән, “Хәбәрсез югалган Ватанны саклаучылар язмышын ачыклау” һәм “Архив батальоны” исемендәге проектлар старт алды. Бу проектлар сугышта катнашучылар турындагы мәгълуматны волонтерлар көче белән тормышка ашыруга юнәлтелгән. Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары бу проект кысаларында халыкка информацион буклетлар өләшүдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International