21 май көнне “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршысында эшләп килүче “Бакчачы” кабинетында чираттагы шөгыль узды. Катнашучылар ачык грунтка чәчәк үсентеләре утыртып алган күнекмәләрен ныгыттылар.