Югары Утар балалар йорты интернатының территориясен матурлау

2018 елның 21 мае, дүшәмбе
Балаларны дөрес итеп тәрбияләүдә, аларның яшәү урыннарының уңайлылыгы, әйләнә - тирә мөхитнең матурлыгы зур әһәмияткә ия. Безнең Югары Утар балалар йорты-интернатында моны бик яхшы анлыйлар. Интернатыбызның тирә - юнен матурлауда биредэ эшләүчеләр генә тугел, тәрбияләнүче балалар үзләре дә катнашалар. 2018 елның 17 маенда да көннең кояшлы булуыннан файдаланып тәрбияче Сафина Рәмзия һәм Хәбибуллина Гөлнара балалар белән «Тукай паркы» н ясау эшен башлап җибәрделәр. Балаларда матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү, әйләнә тирәне өйрәтү һәм Тукай ижаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан оештырылган бу чарада 6 бала катнашты. Балалар кулларына пумала тотып буяу эше белэн таныштылар, кадак кагып карадылар, э эш беткәч эш коралларын урнаштырдылар һәм эш урыннарын чистарттылар. Мондый чаралар балаларны кумәкләшеп эшләргә, эшнең тәмен белергә генә өйрәтеп калмый, ә бәлки уз хезмэтеннең нәтиҗэсен күреп горурланырга да өйрәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International