21 май 2018 ел, душәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова hәм волонтер Шаихтимир Насреев «Бию терапия» программасы буенча шөгыль үткәрделәр.
Чараның төп максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның канәгатьләнү ихтыяҗларын һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү иде.
Шөгыль барышында катнашучылар буыннарны яздыру күнегүләреннән соң, татар халык биюенең кайбер элементларын башкардылар, вальс борылышларын өйрәнделәр.
Социаль хезмәт алучылар арасында фигуралы вальс бик популярлашты. Барлык күнегүләр дә, гади элементлардан катлаулыракларга күчү ысулы белән өйрәнелә һәм бу өлкән буын социаль хезмәт алучыларда кызыксыну уята. Чараны оештыручылар музыка астында фигуралы вальс элементларын дөрес итеп һәм вальсның хәрәкәтләрен парлар белән башкару техникасын өйрәнделәр. Рефлексия барышында катнашучылар танцетерапиягә карата үзләренең хисләре белән уртаклаштылар, биюнең кәефне күтәрүен, сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын һәм бер-береңә хөрмәт артуын билгеләп үттеләр.
Чарада 14 кеше катнашты.