“Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Төрле төстэ, матур, шакмак ,түгәрәк, ярымтүгәрәк” исеме астында кул эшләре буенча чара

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Киенергә жыенсаң,

Минсез чыкмас бер ни дә ,

Олы белә, кече дә,

Бөтен хикмәт тоймәдә.

21 нче май көнне Аухадиева Р.Н. тарафыннан кул эшләре буенча “Төрле төстә, матур, шакмак, түгәрәк, ярымтүгәрәк” дип исемләнгән чара уздырылды.

Чараның максатлары:

  • Төймәләрнең сенсор үзлекләре, аларны нинди материалдан ясаулары, төрләре, кулланылышлары белән таныштыру өчен, җәмгыяви вәзгыять булдыру;
  • Игътибарларын, кул бармакларының сыгылмалылыгын үстерү.

Чара барышында балаларга, коробкаларга аерып тутыру өчен, төрле сенсор үзенчәлекләре булган төймәләр тәкъдим ителде:

  • Форма буенча (түгәрәк, ярымтүгәрәк, күппочмаклы, турыпочмаклы, шар һәм цилиндр формасында);
  • Төсләр буенча;
  • Төзелеше, беркетелүе, төймәдәге тишекләр саны буенча;
  • Зурлыклары буенча.

Балалар үзләрендәге төймәләрне, төсенә, формасына, төзелешенә- тишекләр санына, элмәгенең һәм колагының булуына туры китереп, коробкаларга урнаштырдылар.

Шулай ук, балалар төймәләрнең нинди материалдан ясалуын, төймә төрләренең күптөрлелеге, кулланылышы турында белделәр. Төймәләрнең уйлап табылуы, барлыкка килү тарихы белән дә таныштылар. Чара ахырында, балалар белән бергәләп, төймәләр  ярдәмендә картина ясалды.

Чара, балалар өчен, бик күпкырлы, кызыклы булды, алар бик тә канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International