Тыл ветеранын гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

18 май көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та Бөек Ватан сугышының тыл ветераны Хәбибуллина Фәһимә Габдрахман кызының 92 яшь тулган көнен билгеләп үттеләр. Түгәрәк өстәл артына интернат-йорт директоры Елена Альберт кызы Четырчинская, медицина хезмәткәрләре, реабилитация белгечләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр җыелган иде. Фәһимә Габдрахман кызы тумышы белән Чистай  шәһәреннән. Бүген ул үзенең тормышын, узган гомерен искә алып, кызыклы да, кызганыч та булган хәтирәләре, истәлекләре белән уртаклашты, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чал чәчле әбиебез әле дулкынланудан, әле рәхәтләнеп көлде, әле күз яшьләрен сөртте. Әле 15 яше генә тулган үсмер кызга сугыш вакытында башкалар белән беррәттән хезмәт куярга туры килә. Сугыш тәмамлангач, язмыш җилләре аны Ташкент якларына илтеп ташлый. 2000 елда ул кабат туган якларына әйләнеп кайта. Балалары, якын туганнары булмавы аркасында, бүгенгесе көндә интернат-йортта яши.

Интернат-йорт директоры Елена Альберт кызы Четырчинская барлык хезмәткәрләр һәм биредә тәрбияләнүчеләр исеменнән Фәһимә Габдрахман кызын туган көне белән тәбрик итте. Аңа хәерле озын гомер, кәеф күтәренкелеге, сәламәтлек теләде, аның сугыш елларындагы фидакарь хезмәте алдында баш июен белдерде, тирән рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International