“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бу искиткеч хайваннар”дип исемләнгән Могҗизалар кыры уены үтте

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

21 май 2018 ел, дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Бу искиткеч хайваннар” дип исемләнгән Могҗизалар кыры уены үтте. Уенның максаты итеп тәрбиячеләр Нигмәдҗәнова Зөлфирә һәм Закирова Сәкинә йорт һәм кыргый хайваннарга, табигатькә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү, белгән белемнәрен тирәнәйтүне куйдылар.Уенда барлыгы 23 кеше катнашты. 9 бала уенда катнаштылар, ә 14 кеше тамашачы булды. Уен бик җанлы үтте, балалар алып баручының сорауларына җавап бирделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр:җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Балалар тагын бер кат табигатьне сакларга кирәк икәненә төшенделәр. Әти – әниләрдә һәм балаларда бу уен зур кызыксыну уятты, бу чарадан  барысыда кәнагать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International