Хәтерне яңартып тору кирәк

2018 елның 21 мае, дүшәмбе
Хәтерне, фикерләү сәләтен һәм кул хәрәкәтен үстерү максаты белән бүген Федоровка интернат-йортында тәрбияче Рәйсә Гайнуллина физик мөмкинлекләре чикле булган социаль хезмәт алучылар белән “Табигать һәм без” дигән темага чара үткәрде. Чарада катнашучылар актив рәвештә табигатькә бәйле табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр. Хәтерне югалту белән бәйле авыруларны кичерсәләр дә, алар халык сынамышларын хәтерләрендә саклыйлар, табигать үзгәрешләренә бәйле әйтемнәр һәм мәкальләрне дә күп беләләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International