2018 елның 15 мае көнне «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта «Этика һәм гаилә тормышы психологиясе» курсыннан күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 15 яшүсмер өчен «Заманча гаилә: гражданлык никахы яки традицион гаилә» дип аталган яшьләр рингы үткәрде. Максат: гаилә институтын пропагандалау.
Чара башында психолог елдан-ел бергә торучы парларның арта баруын әйтеп узды, әмма моны икетөрле итеп карап була: егетләр үзләрен ирекле дип уйласалар, кызлар исә кияүдә дип саналалар икәнен ассызыклады. Алга таба яшүсмерләр ике төркемгә бүленделәр. Беренче төркемгә заманча гаиләнең гражданлык никахы белән яшәү рәвешен, икенче төркемгә традицион никах белән яшәүне күрсәтү йөкләнгән иде. Фикер алышу һәм әзерләнүгә 15 минут вакыт бирелде. Алдагы чыгышлар вакытында бәхәсләр башланды, әмма төркемнәрдә түгел, ә малайлар һәм кызлар арасында. Малайлар кызларга матур күлмәк кию беренче урында тора, әмма гаилә тормышын башлаганчы, беренче эш итеп хисләрне тикшерергә кирәк бит дисәләр, кызлар исә моңа каршы килделәр: кыз кеше көмәнле булу белән, җаваплылык, автомат рәвештә, нишләптер, һәрвакыт хатын-кыз иңсәсенә төшә, ә күптән түгел үзенең мәхәббәтен аңлаткан егет моны белү белән каядыр юкка чыга дип әйттеләр. Ринга фхырында инде танылган нәтиҗәгә килделәр – кызлар гражданлык никахы дөрес әйбер түгел, чөнки егет теләсә кайсы вакытта чыгып китәргә мөмкин, ә паспорттагы штамп нинди дә булса ышанычлык бирә дисәләр, егетләр, киресенчә, өйләнгәнче башта үзеңнең хисләреңне яшәп тикшереп карарга кирәк диделәр.
Бу нәтиҗәләрдән чыгып, алдагы дәресләрдә психолог яшүсмерләр арасында гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрергә планлаштыра.