Әлмәт шәһәре кунаклары белән берлектә хәйрия кичәсе

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

14 нче  һәм 15 нче май көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар” йортында  “Яхшылык эшлә”  акциясе  астында  хәйрия  кичәсе булып үтте. Әлмәт  дәүләт нефть эшкәртү  институтыннан  хәйрия концерты  белән студентлар  һәм  №5 гимназияукучылары  килгән иде. Кичәбездә  “Вдохновение”, “Театр” һәм  “Вокал” студияләреннән килгән студентларның чыгышы  урын алды. Концерт  безнең  өлкәннәребезгә  бик ошады һәм алар  үзләре дә студентларга кушылып җырлап, биеп күңел  ачтылар. Ә гимназия укучылары  үзләренең  истәлекле бүләкләрен  алып килгәннәр иде. Бу очрашу безнең өлкәннәребездә  көне буена җитәрлек  күңел күтәренкелеге, якты хисләр калдырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International