Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында шашака һәм шахмат буенча сайлап алу ярышлары..

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

   Республика турнирында катнашу максатыннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында шашка һәм шахмат буенча сайлап алу ярышлары булып узды. Ярыш атмосферасы катнашу, дусларча аралашу, буш вакытны файдалы уздыруга корылган иде. Дусларча уеннан соң җиңүчеләр билгеләнде.Шашка буенча Афанасьев А.В., ә шахматта Сафиуллин Ф.Ф. җиңүчеләр булдылар. Алар Республика ярышларында интернат данын яклаячаклар.

    Мондый мероприятиеләр интеллектуаль сәләтләрен, логик фикерләүләрен үстерә, өлкәннәр һәм инвалидларның ялларын оештырырга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International